"Бердәм Россия Яшь Гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлекчәсе җирле Чирмешән бүлекчәсенең VI  отчет-сайлау Конференциясе.

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

2016 елның 16 декабрендә "Бердәм Россия Яшь Гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлекчәсе җирле Чирмешән бүлекчәсенең VI  отчет-сайлау Конференциясенең II этабы узды.

Конференция эшендә Яшь Гвардиянең активистлары катнашты.

Конференциядә җирле штабның яңа җитәкчесен һәм яңа составын сайлау соравы күтәрелде. Кабат бер тавыштан Алинә Нуретдинованы  штаб җитәкчесе итеп сайладылар. Шулай ук бер тавыштан штабның 9 әгъзадан торган яңа составы да расланда, аңа Чирмешән  кадет мәктәп-интернаты укытучылары Айнур Заһитов һәм Софья Нерсесовалар керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International