Муса Җәлил премиясе - Татарстанның Советлар Берлеге каһарманы Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләге. 1968 елда нигезләнгән. Татарстан президенты указы белән 1997 елда яңадан булдырылган.
Ул ике елга бер тапкыр тапшырыла. Лауреатлар буенча карарны Татарстанның әйдәп баручы мәдәният, фән, мәгариф эшлеклеләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләреннән торган Муса Җәлил исемендәге республика премиясе буенча комитет кабул итә. Премиягә 30 яшькәчә булган аерым авторлар, яшьләр коллективлары, шулай ук яшьләр өчен һәм яшьләр белән эшләүче 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторлар дәгъва кыла ала.
Конкурста катнашу өчен заявкалар 2017 елның 15 январеннән дә соңга калмыйча Казан шәһәре, Петербург урамы, 12 адресы буенча тапшырырга кирәк.