Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы түбән булганда мәктәпләрдә укуларны туктату турында

2016 елның 19 декабре, дүшәмбе

Республикада салкын һава торышы булу сәбәпле, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән һава температурасы шартларында, мәктәпләрдә дәресләр уздыру туктатылу тәртибен искәртә: авыл мәктәпләрендә укучы 1-4 сыйныф балалары -23 С, 5-9 сыйныфлар -25 С, 10-11 сыйныфлар -30 С булганда мәктәпкә бармаска тиеш; шәһәр мәктәпләренең укучылары өчен әлеге чикләүләр түбәндәгечә: 1-4 сыйныфлар -25 С, 5-9 сыйныфлар -27 С, 10-11 сыйныфта укучыларга -32 С булганда дәресләр уздырылмый, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты. 

Моның белән беррәттән, министрлык, һава торышы -25 С һәм аннан да түбәнрәк булганда, балаларны укырга мәктәп автобусларында йөртүне туктатырга һәм укучыларны муниципаль берәмлекләр чикләреннән чыгармаска кирәк дип саный 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International