Мөмкинлеге чиклеләр өчен чаралар программасы кысаларында 2016 елның 17 декабрендә район мәдәният йортында Әлмәт шәһәренең "Арлекино" театр студиясе "Кызыл Калфакның яңа маҗаралары" спектаклен күрсәтте.
Район мәдәният йортына әти-әниләре белән мөмкинлеге чикле балалар, тәрбиягә алынган һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар чакырылды. Балаларга да, әти-әниләргә дә бик күңелле булды, барлык тамашачыларга да тәм-томнар таратылды, туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә котлаулар ирештерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Тамаша һәм бүләкләр иганәче - Газыймов Илназ Фәраш улы хисабына оештырылды.