Хезмәткә-хөрмәт

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

1. Чирмешән муниципаль районы  финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Сабитова Римма Фазыйл кызы финанс һәм икътисад өлкәсенә керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Финанс министры А.Г.Силуановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

2. Районның социаль-икътисади  үсешенә керткән өлеше, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде:

- Гатауллина Оркыя Вахит кызы -  Лашман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

3. Нәтиҗәле  хезмәттәшлекләре һәм бюджетны тулыландыруга керткән өлешләре өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- Гайнуллин Ринат Рафик улы -  Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе полиция капитаны, өлкән дәүләт инспекторы;

- Шәкуров Рәмис Расих улы - Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе өлкән лейтененты, пропаганда буенча инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International