“Боярышник” сыекчасы эчеп күпләп кеше үлү сәбәпле  Иркутскида гадәттән тыш хәл режимы кертелгән

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Коточкыч хәл бу, ванна кабул иткәндә кулланыла торган “Боярышник” сыекчасы эчеп, Иркутск шәһәрендә илледән артык кеше агуланып үлгән. Үзәк массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, әле тагын утызлап кеше больницаларда ята.

Иркутскида гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Полиция әлеге сыеклыкны тутырган “идән асты” цехын да ачыклаган. Анда шешәләргә этил спирты урынына составында техник спирт – метанол булган сыеклык салганнар, дип язалар. Бу спирт производствода пластмасса, антифриз ясау өчен кулланыла икән. Табиблар әйтүенчә, аны бер чәй кашыгы эчсә дә, кеше сукырая. Ә Иркутскида үлүчеләр исә, нигездә, барысы да бер микрорайонда яшәүчеләр булган, ди.
Эчкечеләр  “Боярышник” косметик лосьонын бәясенә кызыгып куллана (монда даруханәләрдә сатылучы төнәтмә турында сүз бармый). Полиция хезмәткәрләре тарафыннан, шундыйрак “фанфуриклар”дагы сыеклык сатучыларны безнең районда да ачыклау очраклары булгалады. Ялган алкоголь продукциясе сатып көн күрүчеләр ут белән уйнамасын иде, сүз кеше гомере турында бара. Иркутскидагы кебек аяныч хәл бездә кабатланмас дип кем әйтә ала?!.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International