Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе бер ел эчендә ике меңләп мотор ягулыгы пробасын тикшергән

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Татарстанда быел 970 ягулык белән тәэмин итү станцияләреннән һәм 11 нефть базасыннан 1944 мотор ягулыгы сайлап алынып, лаборатория тикшерүләре уздырылган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе җитәкчесе Роберт Гыйләҗев җиткерде.

Шул ук вакытта дәүләт заказы буенча – 1073, кулланучылар шикаяте буенча – 57, Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге мөрәҗәгате буенча – 20, 24 октябрьдән 21 ноябрьгә кадәр барган сыйфат айлыгында 794 проба алынган. Нәтиҗәдә, аерым күрсәткечләргә 63 проба туры килмәгән (3,2 процент). Шуларның 28е дәүләт заказы буенча үткәрелгән анализларда, 6сы халык мөрәҗәгате белән тикшергәндә, өчесе Алабага бүлегеннән соралган тикшерүдә, 26сы сыйфат айлыгы барышында ачыкланган.

Тикшерелгән 1388 бензин пробасыннан 27се таләпләргә туры килмәгән. Дизель ягулыгының тикшерелгән 556 очрагыннан 36сында тиешле таләпләргә җавап бирелмәве ачыкланган. Роберт Гыйләҗев сүзләренчә, бишенче класслы бензин һәм дизель ягулыгы урынына өченче яки дүртенче класслысы җибәрелгән.

«Тулаем 2015 ел белән чагыштырганда мотор ягулыклары сыйфаты буенча уңай динамика күренә, – дип шәрехләде ул. – Кызганыч, хәзерге вакытта кече компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ГОСТ таләпләренә туры килмәгән мотор ягулыкларын сату проблема булып кала бирә».

Ул Татарстанда ел дәвамында барлык төр мотор ягулыкларының 2,5 миллион тоннадан артык кулланылуын әйтеп узды. Шул исәптән 1,3 миллион тонна дизель ягулыгы, 1,1 миллион тонна тирәсе – бензинның барлык төрләре, 100 мең тонна сыекландырылган газ кулланыла. Республика заводлары (ТАИФ-НК, ТАНЕКО һ.б.) ел дәвамында 4 миллион тонна дизель ягулыгы һәм 610 мең тонна бензин эшләп чыгара. Татарстанга башка төбәкләрдән елына 500 мең тонна бензин кертү ихтыяҗы бар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International