Кыш бабай призына чаңгы ярышлары.
Ярышлар Сабантуй стадионында 2016 елның 24 декабрендә уза. Чаңгы ярышлары 10 сәгатьтә башлана.
Ярышлар шәхси, ирекле стилдә үткәрелә, 18 яшьтән өлкәннәр катнаша ала.
Узышларның программасы:
Ир-егетләр: 18-34 яшьлекләр - 3 км., 35-44 яшьлекләр - 2 км., 45 яшь һәм өлкәнрәкләр - 1 км.
Хатын-кызлар: 18-29 яшьлекләр - 2 км., 30-39 яшьлекләр - 1 км., 40 яшь һәм өлкәнрәкләр - 1 км.
Врач кул куйган гаризаларны судьяларга, ярышлар алдыннан, 9 сәгать 30 минутка кадәр тапшырырга.