2016 елның 16-18 декаберендә  Казан шәһәрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында дүрт спорт төре буенча йомгаклау ярышлары узды

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

2016 елның 16-18 декаберендә  Казан шәһәрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында дүрт спорт төре буенча йомгаклау ярышлары узды.

Йөзү буенча 4х50 метрлы эстафетада Флера Рәхимҗанова, Илнур Җамалтдинов, Фәнис Гайнуллин, Марат Әһлиуллин көч сынашты. Безнең команда беренче урынны алды.

Шахмат уенында, хатын-кызлар арасында Миләүшә Батыршина - 1нче, ир-егетләр арасында Шәүкәт Гатин 4нче урынга чыкты. Команда 2нче булды.

Җиңел атлетикада бронза медальгә 0,4 секунд җитмәгән. Инга Григорьева, Флера Рәхимҗанова, Илназ Мөхетдинов, Ленар Камаловлар җиңел атлетика буенча чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International