Чирмешәндә милли көрәш буенча балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә 1999 елгылар һәм яшьрәкләр арасында ярышлар узды

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

2016 елның 17 декабрендә Чирмешәндә милли көрәш буенча балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә 1999 елгылар һәм яшьрәкләр арасында ярышлар узды.

“Чирмешән” балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында оештырылган ярышларда, Чирмешәннән тыш, Нурлат, Яңа Чишмә районнары вәкилләре катнашкан, барлыгы  11 командада 82 спортчы көч сынашкан. Җиңүчеләрне 11 үлчәү категориясендә билгеләгәннәр. 2нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары Сергей Мещев, Риназ Хөснуллин, Нияз Гыймранов, Әлфис Әсәдуллин, Айзат Нигъмәтуллин, лицейдан Булат Вахитов, Нурлат аграр техникумының район филиалыннан Нәфис Әсәдуллин үз авырлык категорияләрендә беренче урыннарны яулаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International