Район халкын үзәк чыршыны ачу тантанасына чакырабыз.
Чыршыны ачу тантанасы 23 декабрьдә 17 сәгатьтә башлана. Быел чыршы район администрациясе каршында урнаштырылды.
Бәйрәм программасында яңа ел тамашасы, уеннар, конкурслар, җыр-бию.
Барыгызны да көтеп калабыз!