Спартакиада йомгаклары буенча Чирмешән муниципаль районы гомумкоманда беренчелеген IV урыннны алдылар

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

2016 елның 16-18 декаберендә  Казан шәһәрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында дүрт спорт төре буенча йомгаклау ярышлары узды.

Спартакиада йомгаклары буенча Чирмешән муниципаль районы гомумкоманда беренчелеген IV урыннны алдылар.

Сигез  спорт төренең бишесендә призлы урыннар алдылар. Йөзү буенча - алтын медаль, мини-футболда һәм шахматта  - көмеш, чаңгы ярышларында һәм волейболда  бронза медаль алдылар.

Ярышларда иң актив катнашучылар:  Флера Рәхимҗанова (6 спорт төрендә), Марат Әһлиуллин (6 төрдә), Илнур Җамалтдинов (5 төрдә), Марат Миншин, Илназ Мөхетдинов, Ленар Камалов, Фәнис Гайнуллин, Айрат Гыйниятуллин, Айрат Сабиров, Рамил Хәмидуллин.

Ярышларда район данын яклаган һәм көч биреп торган барлык кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Баш тренер Ринат Назыйровка да зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International