2016 елның 17 декабрендә бәйсез комиссия Ульяновка мәктәбе укучыларының кар сыннарына бәя бирде. Комиссия составында авыл храмының настоятеле Серафим (Карпухин) да бар иде.
Укучылар декабрь башында ук мәктәп территориясен кардан әвәләгән әкият һәм мультфильм геройларының сыннары белән бизәп куйдылар.