Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика спорт-бәйгесендә җиңүчеләргә яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды.
Әлеге тантаналы чара бүген Казанда Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы Ассоциациясенең XI cъезды уңаеннан, республика Дәүләт Советы каршында узды.
Быел бәйгегә 206 гариза тапшырылган булган. Муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлеген җирлектәге халык санына, салымнан һәм салымнан тыш кергән табыш, терлек исәбе, торак төзелеше, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программаларында катнашуга карап бәяләнгән.
Чирмешән районыннан Кармыш һәм Ивашкино авыл җирлекләре җиңде.
Котлыйбыз!