Районның төп чыршысында утлар кабынды

2016 елның 23 декабре, җомга

Район үзәгендәге төп чыршыны тантаналы шартларда  ачтылар. Әлеге чараның төп кунаклары Кыш бабай  һәм Кар кызы.

Бәйрәм 17 сәгатьтә башланды. Тантанага килгән кунакларны Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының беренче урынбасары Илнар Минһаҗев якынлашып килүче 2017 ел белән тәбрикләде, үтеп баручы 2016 елга йомгак ясады.

Район  мәдәният йорты хезмәткәрләре бик кызыклы театральләштерелгән  тамаша оештырдылар.

Төп чыршының утлары кабынды! Балалар да, өлкәннәр дә Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли  җырлап әйләнделәр, уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International