Республиканың  муниципаль берәмлекләр советы  2016 ел эшчәнлегенә йомгак ясады.

2016 елның 23 декабре, җомга

 2016 елның 22 декабрендә  Казанның "Корстон" комплексында Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының XI съезды узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы Аппараты әгъзалары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты. Съездга республиканың 956 муниципаль бирәмлеге башлыклары җыелды.

Көн үзәгенә 2016 ел эшчәнлегенә йомгак ясау мәсьәләсе куелган. Доклад белән Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International