Яңа ел бәйрәме алдыннан "Газпром" ҖЧҖ директорлар советы рәисе Зубков Виктор Алексеевич Чирмешән кадет мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләргә зур бүләк ясады - 670 966,10 сумлык хәйриячелек ярдәме күрсәтте. Бу акчаларга 10 ноутбук, укучылар өчен 60 өстәл, 120 урындык, 10 компьютер өстәле һәм тимер каркаслы 100 табуретка алганнар.