2016 елның 24 декабрендә 15 сәгатьтә өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы скверда Яңа ел концерты булды. Чарада балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары катнашты. Мәгариф оешмасы хезмәткәрләре ярминкә оештырып кунакларны кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйладылар.
Балалар да, өлкәннәр дә Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары белән җырладылар, биеделәр. Күңелле стартлар һәм күмәк уеннар да оештырылды.