Үзәк китапханә хезмәткәрләре Кино елы кысаларында эшләрен дәвам итәләр. Алар өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында "Кинодагы музыка" темасына мәдәни сәгать үткәрделәр. Чара барышында өлкәннәрне кино сәнгатенең йөз еллык тарихы белән таныштырдылар, популяр кинофильмнардан музыкалар туңладылар. Ахырдан китапханәчеләр китаплар бирделәр.