Бүген, 2016 елның 26 деабрендә район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев район оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрделәр.
Киңәшмә бүләкләүдән башланып китте.
1. "Заказчы хезмәте" унитар предприятиесе җитәкчесе Халил Наил улы Сафиуллин "Сайлауларны оештыруга керткән өлеше өчен" ТР ҮСК Мактау билгесе белән бүләкләнде.
2. "Татарстан Республикасында сайлау системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен" ТР ҮСК Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
- Чирмешән муниципаль район Советының бухгалтерлык исәбе бүлеге начальнигы Вера Васильевна Кузьмина;
- Район территориаль сайлау комиссиясе секретаре Наталья Николаевна Севастьянова;
3. ТР ҮСК Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Күтәмә авылының "Ромашка" балалар бакчасы мөдире Нина Александровна Мордвинова;
- Иске Кади урта мәктәбе директоры Наил Фәлах улы Моксинов.
Күп кенә район оешмалары үз территорияләрен Яңа ел бәйрәменә бизәгәннәре өчен Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Утырышта катнашучылар полиция бүлегенең эшчәнлеге белән таныштылар, торак колммуналь хуҗалык өчен бурычларның җыелуы, "Коммуналь челтәрләре"нең эшчәнлеге, шәхси хуҗалыклардын сөт җыю хакында мәгълүматлар тыңладылар.