2017 нче елда 1нчеянварьдан алып 9нчы январьга кадәр ял көннәре булачак

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.

РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 1,2,3,4,5,6 һәм 8нче январь көннәрендә Яңа ел каникуллары булачак. 7нче январь - Раштуа бәйрәме.

2017 нче елда 1, 7 һәм 8нче январь шимбә һәм якшәмбегә туры килә.

РФ Хезмәт кодексындагы 112 нче маддәнең 2 нче өлеше нигезендә эшләми торган бәйрәм көннәре ял көненә туры килгән очракта бәйрәм көне башка көнгә күчерелә.

Шулай итеп, 2017 нче елда 1нче январьдан алып 9нчы январьга кадәр ял итәчәкбез.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International