ТР Чирмешән районы "Чирмешән Агро" җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникалары ремонты бара. Авыл хуҗалыгы белгечләре сүзләре буенча биредә бер трактор, чәчү комплексы, чәчкеч һәм чөгендер комбайнын гына төзәтәсе калган.
Быел бу җәмгыятьтә, машина-трактор паркларын капиталь ремонтлау программасы буенча, мастерской ремонтланды. Шулай ук трактор, көнбагыш чәчкеч һәм башка техникалар сатып алынды.