"Тылсымлы пластилин" конкурсы

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

2016 елның 5 декабреннән 23 декабренә кадәр, башлангыч класс укучылары арасында,  "Тылсымлы пластилин" конкурсы узды.

Конкурска районның 23 мәктәбеннән 70 эш тәкъдим ителде. Конкурста урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

"Күләмле һәм шома фигуралар һәм предметлар ясау" номинациясендә Бәркәтә мәктәбенең 1 класс укучысы Мәгъсумова Тамчыгөл (укытучысы Хәйретдинова Галия Мингата кызы) җиңүче булды.

"Пластилиннан аппликация" номинациясендә Шешминка мәктәбенең 3 класс укучысы Мусагитова Аделина (укытучысы Коченкова Ольга Михайловна) җиңүче.

"Пластилиннан Яңа ел  композициясе" номинациясендә Туймәт мәктәбенең 4 класс укучысы Бәдертдинов Рузил (укытучысы Ильясова Галия Әнәс кызы) җиңүче дип табылды.

"Пластилиннан сынлы сәнгать" номинациясендә Әккәрәй мәктәбенең 1 класс укучысы Маланчев Александр (укытучысы Иляшкина Ирина Витальевна) җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International