Бүген иртәнге якта Чистай янындагы әйләнгеч юлда килеп чыккан авариядә район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев, аның йөртүчесе һәм пассажир җәрәхәтләнгән. Якташларыбызның Казанга баруы була.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Самат Хәйруллин әйтүенчә, райондашларыбыз утырган “Форд Мондео” Аксубай борылышыннан бераз арырак обгонга чыккан “Фольксваген” микроавтобусы белән бәрелешә. Бәлага таручыларга хәзер Чистай шәһәре больницасында медицина ярдәме күрсәтелә. Анда Казаннан да табиблар чакырганнар.
Юл фаҗигасендә алты кеше җәрәхәтләнгән, ”Фольксваген” пассажиры һәлак булган.
Марат Гомәров.