Үткән сишәмбедә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә бокс буенча мастер-класс узды. Тюмень шәһәреннән кайткан, бокс буенча спорт мастеры Кәримов Марат үзенең тәҗрибәсе, белгәннәре белән уртаклашты.
Марат Әкъсән улы башта тренеровканың үзенчәлекләре турында сөйләде, теориядән соң практик өлешкә күчте. Балалар кызыксынып тренер әйткәннәрне башкардылар.