Театральләштерелгән чарага районның төрле авылларыннан 270ләп бала чакырылган иде, аларның күбесе бәйрәмгә килде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән тамаша балаларның күңелләрен күтәреп, авыруларын, борчуларын оныттырды, малайлар һәм кызлар әкият геройлары белән бергә рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар, күңел ачтылар. Яңа ел күчтәнәчләре балаларны тагын да сөендерде.