Бүген, 2017 елның 4 январенда Чирмешәндә хезмәт ветераннары һәм пенсионерлар өчен Яңа ел бәйрәме оештырдылар. Бәйрәм табыны артына күп еллар районда хезмәт куйган, әле дә эшләрен дәвам итүче ветераннарыбыз җыелды.
Традиция буенча һәр елны, январьнең беренче көннәрендә үткәрелүче әлеге бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина үтеп киткән 2016 елга йомгак ясады һәм 2017 елда да ветераннарга сау-сәламәт булып тормышка куанып яшәүләрен теләде.
Ветераннарны котларга Кыш бабай һәм әкият геройлары да килгән иде, кунакларга бәйрәм концерты да тәкъдим ителәр.