Кышкы каникул көннәрендә Чирмешән мәчетендә 6-15 яшьлек балалар өчен лагерь оештырылды. 2-7 январь көннәрендә лагерьда 30 бала ял итте.
Балалар Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы турында белделәр. Гарәп хәрефләре һәм саннарын өйрәнделәр, төрле викториналарда катнаштылар. Шулай ук балалар Боз сараенда да шудылар. Алар бик әйбәт ял иттеләр, белем алдылар, истәлек бүләкләренә дә ия булдылар.