13 январьдан 28 январьга кадәр Россиядә яшәүче пенсионерларга 5 мең сум акча түләнә. Акча алу өчен пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итәргә дә, гариза язарга да кирәкми. Биредә картлык буенча пенсионерлар турында гына сүз бармый, инвалидлар, инвалид балалар һәм башка категория пенсионерлар да - барлыгы 1,1 миллион кеше алачак бу түләүне.