2017 елның 10 январенда ТР Хөкүмәт йортында, Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында үткәрелгән мәдәни-күмәк чараларга йомгак ясадылар.
Татарстан Республикасында Яңа ел яллары һәм кышкы каникуллар чорында төрле мәйданчыкларда 180 спорт ациясе узган. Бу чараларда республикада яшәүче 81 меңләп кеше катнашкан. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сөйләде.