Чирмешәннең "Ромашка" балалар бакчасы капиталь ремонттан соң яңа төс алды

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Чирмешәннең "Ромашка" балалар бакчасы капиталь ремонттан соң яңа төс алды. Ремонт эшләре республика һәм район бюджетыннан бүленгән акчалар хисабына башкарылды.

Бинаның эченә  капиталь ремонт  ясалды, түбә алмаштырылды,  янгын сигнализациясе һәм видио күзәтә җайланмасы урнаштырылды, бинаны тыштан җылытып, сайдинг белән тышладылар.  Җирле бюджеттан бүленгән акчаларга балалар бакчасының тирә-ягы төзекләндерелде.

"АРСТРОЙ" җәмгыяте (җитәкчесе Давид Шадринович Киракосян) капитал ремонт эшләрен тулысынча төгәлләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International