Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче Җәлалова Нәдирә Гәрәй кызы Мәскәүдән волонтердан Яңа ел посылкасы алды. Ул аны үзенең оныгы дип саный. Алар инде күптән хат алышканнар, тик Нәдирә Гәрәй кызы яшәү урынын алмаштыргач аларның элемтәләре өзелгән. Оныгы Соня моның белән килешмичә эзләнүен дәвам итә һәм кабат әбисен таба. Соня Нәдирә Гәрәй кызына хатларны еш яза, фотолар да җибәрә, әби хатларны көтеп ала һәм җавап юллый.