Бүген Чирмешән муниципаль районының юл тармагы оешмалары белән хезмәт куркынычсызлыгы буенча Координацион Советның беренче утырышы булды

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген, 2017 елның 12 январенда, 11 сәгатьтә  Чирмешән муниципаль районының юл тармагы оешмалары белән хезмәт куркынычсызлыгы буенча Координацион Советның беренче утырышы булды. Утырыш хезмәт куркынычсызлыгы буенча Координацион Совет рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин  рәислегендә узды. Шулай ук утырышта  "Татавтодор" җәмгыяте начальнигы Котбиев Н.М.,  "Татнефтедор" юллар идарәсе начальнигы урынбасары Рафиков В. Г.,  "Строитель" җәмгыятенең кадрлар буенча инспекторы Наумова А.В.,  ШЭ "Мөхәммәтшин" вәкиле Мөхәммәтшин Р. К.  катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International