Иске стил буенча Яңа ел. Сак булыгыз, сизгерлегегезне югалтмагыз!
Яңа ел бәйрәмнәрен кеше көтеп ала, тик ул тыныч һәм матур үтсен өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Ул Яңа ел чыршысын дөрес итеп урнаштырудан башлана.
-аны плитә, мич, каминнан ераграк урнаштыру хәерлерәк
-ул хәрәкәткә комачаулык итәргә тиеш түгел
-асты тотрыклы булырга тиеш
-аны чын шәмнәр белән бизәмәгез
-балаларга чыршы тирәсендә уйнарга рөхсәт итмәгез.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсәгез, бәйрәмегез күңелле һәм бәла-казаларсыз үтәр.