Бәркәтә авылыннан  хезмәт ветераны Минхәят Насретдин кызы Хәйретдиновага 90 яшь тулды

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Минхәят Насретдин кызын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Бәркәтә авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Миләүшә Мусиналар котлады.

Рәмзия Долгополова юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның котлау хатын, район башлыгы  Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар һәм истәлек бүләге ирештерде.

Минхәят Насретдин кызы хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, гомре буе колхозда төрле эшләр башкарган.  Ире Садретдин Зыятдин улы белән 52 ел гомер иткәннәр һәм алты бала тәрбияләп үстергәннәр.

Минхәят әбинең олы юбилеена барлык балалары җыелган. Бүген ул 11 оныгы һәм 12 оныкчыгының  яраткан әбисе. Иң бәләкәй оныкчыгына 1 яшь, ә иң олысына 17 яшь.  Минхәят әби бүген Бәркәтәдә кызы һәм кияве тәрбиясендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International