Район активлары иң беренче Кармыш авыл җирлеге халкы белән очрашты

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Районда халык җыеннары старт алды. Халык җыенында  район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев, район оешмалары җитәкчеләре катнашты. Беренче очрашу Кармыш авыл җирлегендә узды.

Авыл җирлеге башлыгы Марат Миншин 2016 елда башкарылган эшләр буенча отчет тотты.

Авыл җирлегенә Кармыш һәм Яшәүче авыллары керә.  Биредә барлыгы 163 йортта 408 кеше яши. 2016 елда 1 бала туган, 6 кеше үлгән.  Авыл җирлегендә 2 - мәктәп, 1 - авыл мәдәният йорты, 1 - авыл клубы,  балалар бакчасы, почта, ФАП. 

Кармыш авыл җирлегендә 7 крестьян-фермер хуҗалыгы (Габделсамат Шәмгунов, Дамир Гатин, Илгизәр Фәтхетдинов, Фәрит Шарапов, Альфред Хәйрисламов,  Флюр Әхмәтҗанов, Динар Минебаев) бар.

Кармышта мини-ферма төзегәнгә  ике хуҗалыкка (Фәнис Хәбибуллин, Камил Гатиятов) - 200әр  мең сум, Ильяс Мөбирдинга 100 мең сум субсидия түләнде.

Шәхси сектордан 2016 елда 309279 литр сөт җыелган, 2015тә - 292063 литр.

2015 елда һәр балигъ булган кешедән 200 сум күләмендә үзсалым  җыелган, гомум сумма - 55 мең 200 сум. Әлеге акчалар зират коймасын буяу өчен краскага тотылган.

2016 елда кеше башыннан 100әр сум үзсалым җыелган. 99552 сум җыелган акча урам яктырткычларын карап тотуга, 50448 сумы юлларны кардан чистартуга тотылган.

2017 елда референдумда кабул ителгән карар буенча һәр балигъ булган  кешедән 200әр сум җыелачак.

Кармыш авыл җирлегендә сугым цехын кайчан ачулары, юл һәм ФАП ремонты турындагы сораулар күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International