Күтәмә авыл җирлегендә халык җыены

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Күтәмә авыл җирлегендә халык җыены. Халык җыенында  район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев, район оешмалары җитәкчеләре катнашты. 

Авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськина 2016 елда башкарылган эшләр буенча отчет тотты.

Авыл җирлегенә Күтәмә авылы керә.  Биредә барлыгы 192 йортта 594 кеше яши. 2016 елда 7 бала туган, 6 кеше үлгән. Төп халык - руслар, авылда шулай ук мордва, татар, чуваш, әрмән халкы да яши.  Ир-атлар - 271, хатын-кызлар - 323. 18 яшькәчә 143 кеше, эшче халык - 335.

2014 елда җыелган үзсалым акчасына суүткәргеч сузу өчен проект-смета докуметлары әзерләүгә тотылырга килешенгән. Барлыгы 1 миллион 967 мең 500 сум акча җыелган.

2015 елгы үзсалым акчасына Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә илтүче  тротуар ремонтланды, урам яктырткычларына һәм урам юлыра ремонт ясауга тотылды.

Авыл халкы шундый сораулар җиткерде: Су санагычлар куйдыру мәҗбүриме? Хуҗасыз этләр белән ни эшләргә?  Яшь гаиләләргә торак төзү өчен бирелүче субсидия хакында да сорадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International