Ульяновка авыл җирлегендә халык җыены

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Ульяновка авыл җирлегендә халык җыены. Халык җыенында  район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев, район оешмалары җитәкчеләре катнашты. 

Авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов 2016 елда башкарылган эшләр буенча отчет тотты.

Ульяновка авыл җирлегендә 3 - мәктәп, 3 клуб, 3 ФАП, балалар бакчасы бар.  2015 елда күп социаль  объектлар төзелде - Ульяновкада модульле ФАП,  Сосновкада күп функцияле үзәк төзелде, Девичья Полянада мәктәп бар, Ульяновкада күптән көтелгән балалар бакчасы эшли башлады.

Авыл җирлегендә 802 кеше яши. Мәктәпкәчә яшьтәге - 54 бала,  мәктәптә 100 бала укый. 44 яшь кеше  төрле уку йортларында белем ала. Хезмәт яшендәге 448 кеше яши. Авыл җирегендә 166 пенсионер бар.

Авыл җирегендә төп халык чувашлар - 777  (96,6 %),  руслар - 21, татарлар - 2, баәка милләт кешеләре - 2.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина  Ульяновка авыл җирлеге халкын респуб­лика программаларында, алар бик күп, актив катнашырга өндәде. Яр­дәм саллы бит, әгәр тана алсаң, республика һәм район 25 мең сум акча бирә. Былтыр хәтта чебиләр алучыларга да субсидия өләштеләр. Абзарларын яңартырга теләүчеләр дә дәүләт ярдәменә өметләнә ала.

Җыеннарда пенсия тәэминаты, хокук тәртибе, коммуналь хезмәт һәм башка тармаклар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар да кузгатыла, аңлатмалар бирелә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International