Түбән Кәминкә авыл җирлегендә халык җыены

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Кәминкә авыл җирлегендә халык җыены. Халык җыенында   башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев, район оешмалары җитәкчеләре катнашты. 

Авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков 2016 елда башкарылган эшләр буенча отчет тотты.

Түбән Кәминкә авыл җирлеге составына керүче Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында 345 йортта 1029 кеше яши.  Авыл җирлегендә барлык социаль объектлар да бар.

23 хуҗалыкта 3 һәм аннан да күбрәк савым сыеры асрала.  Шуларның 11се  мини-ферма төзегән өчен 200 меңәр сум субсидия алды., 2 кеше докуметлар тапшырды, 2се әзерли.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин халыкны республика программаларында, алар бик күп, актив катнашырга өндәде. Ярдәм саллы бит, әгәр тана алсаң, республика һәм район 25 мең сум акча бирә. Былтыр хәтта чебиләр алучыларга да субсидия өләштеләр. Абзарларын яңартырга теләүчеләр дә дәүләт ярдәменә өметләнә ала.
Җыеннарда пенсия тәэминаты, хокук тәртибе, коммуналь хезмәт һәм башка тармаклар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар да кузгатыла, аңлатмалар бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International