Югары Кәминкә авыл җирлегендә халык җыены. Халык җыенында район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев, район оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Авыл җирлеге башлыгыКирам Гыйләҗев 2016 елда башкарылган эшләр буенча отчет тотты.
Югары Кәминкә авыл җирлеге составына керүче Югары Кәминкә, Керкәле, Кызыл Яр авылларында 276 йортта 624 кеше яши. 2016 елда 2 бала туган, 10 кеше үлгән, 2015 елда 4 бала туган һәм 10 кеше үлгән. Авыл җирлеге территориясендә мәктәп, балалар бакчасы, авыл мәдәният йорты, элемтә бүлекчәсе, китапханә һәм 2 ФАП бар.
Бүгенге көндә 225 мөгезле эре терлек асрала, шуларның 41е савым сыеры. 2016 елда 89756 литр сөт сатканнар, 2015 елда - 79726 литр.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин халыкны республика программаларында, алар бик күп, актив катнашырга өндәде. Ярдәм саллы бит, әгәр тана алсаң, республика һәм район 25 мең сум акча бирә. Былтыр хәтта чебиләр алучыларга да субсидия өләштеләр. Абзарларын яңартырга теләүчеләр дә дәүләт ярдәменә өметләнә ала.
Җыеннарда пенсия тәэминаты, хокук тәртибе, коммуналь хезмәт һәм башка тармаклар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар да кузгатыла, аңлатмалар бирелә.
Югарыкәминкәлеләрне су белән тәэмин итү проблемасы борчый, аеруча җәен. Авыл урамнарынна зур йөк машиналыры йөреп юлларны вата, урамнарда хуҗасыз этләр дә күп.