18 декабрьдә Чирмешән мәчетендә "Минем гаиләм шамаиле" конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Тантаналы шартларда балалар сәнгать мәктәбе укучылары: Руфинә Бикбова, Алсу Беляева, Таңгөл Нурмөхәммәтова, Арина Беззубова, Юлия Ермолаева һәм Гүзәл Галиуллиналар грамоталар һәм кыйммәтле бүләк ияләре булдылар. Сәнгать мәктәбе укытучылары Вильданов Ф. Г., Юрина Е.Д., Султанова Н.А., Әхтәмов Р. Р.ларга ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.