Туймәт авыл җирлегендә халык җыены

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

Туймәт авыл җирлегендә халык җыены. Халык җыенында  район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев, район оешмалары җитәкчеләре катнашты. 

Авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов  2016 елда башкарылган эшләр буенча отчет тотты.

Туймәт авыл җирлегендә 188 йортта 534 кеше гомер итә.

Авыл җирлегендә 2014 елда җыелга үзсалым акчасына каты көнкүреш калдыклары түгү полигоны төзекләндерелде, 2015тә урам яктырткычлары куелды.  Җыелачак үзсалымга акчасына урам яктырткычлары куюны төгәлләргә уйлыйлар. Барлыгы 44 яктырткыч куелган.

2016 елда шәхси хуҗалыклардан 382329 литр сөт җыелган. Былтыр 15 хуҗалыкка сөт саву аппаратлары бирелгән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин халыкны республика программаларында, алар бик күп, актив катнашырга өндәде. Ярдәм саллы бит, әгәр тана алсаң, республика һәм район 25 мең сум акча бирә. Былтыр хәтта чебиләр алучыларга да субсидия өләштеләр. Абзарларын яңартырга теләүчеләр дә дәүләт ярдәменә өметләнә ала.
Җыеннарда пенсия тәэминаты, хокук тәртибе, коммуналь хезмәт һәм башка тармаклар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар да кузгатыла, аңлатмалар бирелә.

Җыенда түбәндәге сораулар күтәрелде: Туймәттә 20дән артык кеше эшсез калган, алар район җитәкчелегеннән ярдәм сорады. Авыл мәдәният йортын  тышлауда һәм универсаль спорт мәйданчыгы төзү эшендә ярдәмгә өметләнүләрен дә җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International