Түбән Кармалка авыл җирлегендә халык җыены

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

Түбән Кармалка авыл җирлегендә халык җыены. Халык җыенында  район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев, район оешмалары җитәкчеләре катнашты. 

Авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин  2016 елда башкарылган эшләр буенча отчет тотты.

Авыл җирлеге составына Түбән Кармалка,Югары Кармалка һәм Чумачка авыллары керә, аларда 301 йортта 604 кеше яши.

2016 елда җирлектә 2 бала туган, 7 кеше үлгән. Авыл җирлегендә 2 мәктәп һәм балалар бакчасы бар.

2016 елда шәхси хуҗалыклардан 60833 литр сөт җыелган, бу 2015тәгедә 2 тоннага кимрәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин халыкны республика программаларында, алар бик күп, актив катнашырга өндәде. Ярдәм саллы бит, әгәр тана алсаң, республика һәм район 25 мең сум акча бирә. Былтыр хәтта чебиләр алучыларга да субсидия өләштеләр. Абзарларын яңартырга теләүчеләр дә дәүләт ярдәменә өметләнә ала.
Җыеннарда пенсия тәэминаты, хокук тәртибе, коммуналь хезмәт һәм башка тармаклар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар да кузгатыла, аңлатмалар бирелә.

Җыенда күтәрелгән сораулар:

- Чумачкада күпер ремонтлау;

- юллар ремонты;

-  нефть калдыклары экологияне пычрату.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International