Атналык киңәшмә

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 2017 елның 23 январенда район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.

Атналык киңәшмә барышында  район полиция бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы  Дмитрий Ефимов, финанс һәм бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин, район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова, мәдәният бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ольга Маркова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Эдуард Андреев, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс  Гатауллиннар чыгыш ясады, райондагы яңалыклар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International