Районда бер ел элек төзелгән “Әтиләр советы” эшчәнлеген активлаштырырга кирәк. 2017 елның 20 январенда район хакимияте бинасында узган әлеге оешманың утырышында, нигездә, сүз шул хакта барды, әлеге совет алдына конкрет бурычлар куелды.
-Гаиләдә балага, бигрәк тә малайларга әти тәрбиясе кирәк. Сүз белән генә түгел, үзенең гамәлләре, эше, мавыгулары белән әти кеше, ир – егет үз балаларына, башкаларга да үрнәк бүлырга тиеш, - диде үз чыгышында “Әтиләр советы” җитәкчесе район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин. – Без авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән дә конкрет эш алып барырга тиешбез.