11 класс укучыларының белем сыйфатын барлау максатында, 22 январьда Лашман мәктәбе базасында БДИ формасында имтихан биреп карадылар.
11 класста белем алучы 108 укучының 103се (95%) имтиханда катнашты. Катнашмаучыларның нигезле сәбәрләре бар иде. Имтихан оешкан төстә узды.
Укучыларны һәм оештыручыларны 8 аудиториягә бүлделәр. Укучылар үзләрен чын имтихандагы кебек хис итте, металл рамка аша да үттеләр, телефоннарын да калдырдылар.