Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә халык җыены. Халык җыенында район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев, район оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев 2016 елда башкарылган эшләр буенча отчет тотты.
Мордва Афонькәсе авыл җирлеге составына өч авыл: Мордва Афонькәсе, Лагерка, Чуваш Афонькәсе керә. Биредә 176 йортта 480 кеше яши. 2016 елда 1 бала туган, 11 кеше үлгән.
Авыл җирлегендә 8 гаиләдә тәрбиягә алынган 13 бала яши. Җирлектә мәктәп, балалар бакчасы эшли, мәктәптә 25 бала укый, бакчага 10 сабый йөри.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин халыкны республика программаларында, алар бик күп, актив катнашырга өндәде. Ярдәм саллы бит, әгәр тана алсаң, республика һәм район 25 мең сум акча бирә. Былтыр хәтта чебиләр алучыларга да субсидия өләштеләр. Абзарларын яңартырга теләүчеләр дә дәүләт ярдәменә өметләнә ала.
Җыеннарда пенсия тәэминаты, хокук тәртибе, коммуналь хезмәт һәм башка тармаклар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар да кузгатыла, аңлатмалар бирелә.
Җыедә түбәндәге сораулар күтәрелде:
- Заречный урамын кардан чистарту;
- юллар ремонты;
- автобус тукталышы кую;
- мәгариф учреждениесе янында кисәтүче билгеләр кую;
- эчә торган суны чистарту;
- хуҗасыз этләрне һәм төлкеләрне юк итү.