Чирмешән муниципаль районы "Әтиләр советы" вәкилләре 6 класс укучысы Наталья Загайнованы туган көне белән котлап, истәлек бүләге тапшырдылар.
Тумышы белән Нурлат районы Кәкре елга авылыннан булган Наталья 2016 елның 1 сентябреннән кадет мәктәбендә укый. Ул үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте һәм үз алдына өченче чирекне "4"ле һәм "5"ле билгеләренә генә тәмамларга дигән бурыч куйды.