"Ел укытучысы - 2017" конкурсының йомгаклау туры

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Чирмешән лицееның инглиз теле укытучысы Розалия Җамалтдинова - “Ел укытучысы – 2017“ бәйгесенең район этабы җиңүчесе.
Розалия Җамалтдинованың педагогик стажы 13 ел, шулай да аның мондый ярышта әле беренче генә катнашуы. Бүген ул иң зур бүләккә - 10 мең сумлык сертификат һәм Идел буенча теплоходта сәяхәткә юлламага ия булды.
Бәркәтә урта мәктәбенең математика укытучысы Кадрия Шәмсетдинова бәйгедә  икенче урында. Беренче Чирмешән мәктәбенең инглиз теле укытучысы Людмила Мәсәлимова “Педагогик дебют“ номинациясендә җиңүче.
Әлеге җиңүчеләр Яр Чаллы шәһәрендә узачак зона этабында район данын яклаячак.

“Ел укытучысы – 2017“ бәйгесендә район мәктәпләренең 22 укытучысы көч сынашкан, шуларның тугызысы финалга узган. Һәр укытучы үз фәне буенча күрсәткән мастер-классларга жюри бәя бирде һәм бишесе призлы урыннарга чыкты. Иске Элмәле мәктәбенең физика укытучысы Алена Ванюшина - “Иң яхшы дәрес“, Лашман мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Зөлфия Гыйниятуллина “Башлангыч класс укытучысы“ номинациясендә җиңүче булдылар. Дүрт номинант та 5 меңәр сумлык сертификатка ия булдылар.

Икенче урын иясе Кадрия Мәсхүт кызы, инде икенче ел Әлмәт районының Кләмәнтәй авылыннан килеп, Бәркәтә укучыларына математика укыта. 27 ел стажлы укытучы моңа кадәр 5 ел Түбән Кәминкә мәктәбендә белем биргән.
Людмила Мәсәлимова мәктәптә әле икенче ел гына. Шулай да яшь мөгаллимә 22 хезмәттәшен узып финалга чыккан һәм монда да сынатмаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International