Иске Котыш  авыл җирлегендә халык җыены

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Иске Котыш  авыл җирлегендә халык җыены. Халык җыенында  район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район оешмалары җитәкчеләре катнашты. 

Авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин  2016 елда башкарылган эшләр буенча отчет тотты.

Иске котыш авыл җирлеге составына өч авыл: Иске Котыш, Яңа Котыш, Красная Поляна керә.  Җирлектә 210 йортта  533 кеше яши. 2016 елда 1 сабый туган, 11 кеше үлгән.

2015 елда Иске Котыш мәктәбе  ремонтланды, 2016да  стеналарын җылытып сайдинг белән тышладылар.  Мәктәп котельныена капиталь ремонт үткәрелде, балалар уен мәйданчыгы урнаштырылды. Иске Котыш авыл мәдәният йортында өлешчә җылылык үткәргеч яңартылды, концерт өчен 18 костюм алынды.

2016 елда Иске Котышның Русская урамында 160 метр арага вак таш түшәп юл ясалды.

Авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларда 311 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 85се - савым сыеры, 789 баш - дуңгыз, 57 баш - сарык, шуларның 16 кәҗә, 8- ат, 2950 баш - кош-корт, 145 баш умарта бар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Мирзаһит Гатин халыкны республика программаларында, алар бик күп, актив катнашырга өндәде. Ярдәм саллы бит, әгәр тана алсаң, республика һәм район 25 мең сум акча бирә. Былтыр хәтта чебиләр алучыларга да субсидия өләштеләр. Абзарларын яңартырга теләүчеләр дә дәүләт ярдәменә өметләнә ала.
Җыеннарда пенсия тәэминаты, хокук тәртибе, коммуналь хезмәт һәм башка тармаклар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар да кузгатыла, аңлатмалар бирелә
.

Җыен ахырында халык үзен борчыган сорауларны да җиткерделәр.

- халык хуҗалык җирләрен кем эшкәртер дип кайгыра;

- арендаторлар пай җирләре өчен исәп-хисап ясамаган;

- саву аппаратларына субсидия бирү;

- сугым  цехы турында да кызыксындылар;

- инвесторлар фермаларны торгызып, эш урыннары булдыруларын сорадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International